- авторефкератометр (күрә карау, ерактан күрү, астигматизмны билгеләү өчен);
- контактсыз пневмотонометр (күз эчендәге басымны үлчәү өчен);
- ярыклы лампа (күзнең күренүчән өлешләренә – күз кабагы, күзнең ак өлеше, күзнең тышкы юка катламы, күзнең төсле өлеше, күз ясмыгы һәм мөгез катлауга - микроскопик анализ ясарга рөхсәт итүче аппарат);
- ретиноскоп (күз рефракциясе бозылуларын төзәтү өчен кирәк булган линзаларның көчен билгеләү өчен әсбап).
Стационарда дәваланучы балалар шушы җайланмаларда тикшерү үтә. Шулай ук тикшерүне шәһәр шифаханәләренә беркетелгән балалар үтә ала. Шушы дәвалау оешмаларнының һәрберсенә квоталар бүленеп биреләчәк. Моннан тыш, табиблар Кама арты регионына караучы районнардан килгән балаларны да колачлап алачаклар.