Диабетка каршы көрәш хәйрия фонды Казанда «ДиабетФест23» фестивале уздырылуы турында хәбәр итә. Ул 19 ноябрьдә 11.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр «Игелекле Казан» коворкингында узачак (Казан шәһәре, Сеченов урамы, 5 адресы буенча урнашкан). Чара Бөтендөнья шикәр диабеты белән көрәш көненә багышланган (ел саен 14 ноябрьдә билгеләп үтелә).
Кунакларны лекцияләр, мастер-класслар,кандагы шикәрне скрининглау, өстәл уеннары, арт-көндәлекләр төзү һ. б. көтә.
Теркәлү өчен сылтама: https://vk.cc/cpsStX.
Проект 2023 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчаларын кулланып «Татарстан Республикасы шикәр диабеты белән авыручыларны берләштерү» АКБО тарафыннан гамәлгә ашырыла.