19 сентябрьдә Казанда күкрәк бизе яман шеше буенча «Пациентлар мәктәбе» үтәчәк

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе
19 сентябрьдә Казанда «Күкрәк бизе яман шеше. Профилактика, дәвалау һәм терелү» темасына «Пациентлар мәктәбе» үтәчәк.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиника онкологик диспансеры бар теләгән кешеләрне, пациентларны һәм аларның кардәшләрен, үз сәламәтлегенә һәм якыннары сәламәтлегенә битараф булмаганнарны «Күкрәк бизе яман шеше. Профилактика, дәвалау һәм терелү» темасына булган «Пациентлар мәктәбе»нә килергә чакыра. «Пациентлар мәктәбе» кысаларында республиканың әйдәүче табиблары белән очрашу булачак. Чара барышында түбәндәге сораулар каралачак: «Күкрәк бизе яман шеше. Профилактика, дәвалау һәм терелү», «Күкрәк бизе яман шеше диагнозы куелган хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтү», «Онкология белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтүнең иҗтимагый-хокукый аспектлары».
Әгәр Сезне һәм Сезнең якыннарыгызны, танышларыгызны дәвалауның һәм терелүнең яңа ысуллары, иҗтимагый саклану сораулары кызыктыра икән, әгәр Сезгә психолог булышуы таләп ителә икән, үзегез килегез һәм шушы мәгълүмат кемгә кызык булырга мөмкин, шуларны чакырыгыз.
Вакыт
ы: 2013 ел 19 сентябрь 15.00
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Себер тракты ур, 29, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиника онкологик диспансеры, конференц-зал (И корпусы, 2-нче кат).

Белешмәләр өчен телефон: 8-917-899-38-53
Керү бушлай

Чара программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International