Социаль партнерлыкны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры һәм РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе 2023-2025 елларга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы оешмалар буенча тармак килешүенә өстәмә килешү имзалады.
Тармак килешүе - тармакның хезмәт коллективларында үзара хезмәттәшлекне нигезләүче документ. Анда хезмәткәрләр өчен хезмәт һәм социаль гарантияләр, шулай ук якларның үзара җаваплылыгы язылган.