11 ноябрьдә Мәскәүдә академик Ю.Ф. Исаковның 100 еллыгына багышланган халыкара катнашу белән Россия балалар хирургларының өч көнлек IX форумы тәмамланды. Форумда ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсенең әйдәп баручы хирурглары, ТРның штаттан тыш баш балалар хирургы – Поспелов Михаил Сергеевич, КДМУның балалар хирургиясе кафедрасы мөдире – Миролюбов Леонид Михайлович, ТРның баш балалар урологы-андрологы – Әкрамов Наил Рамилович, КДМУ кафедрасы профессоры – Нурмеев Илдар Наилевич катнашты.
Форумны Россия балалар хирурглары ассоциациясе оештырды. Форумны ачуда Россия Федерациясенең баш балалар хирургы Морозов Дмитрий Анатольевич катнашты, шулай ук Разумовский Александр Юрьевич, Розинов Владимир Михайлович, Подкаменев Алексей Владимирович үзләренең фәнни казанышлары, тәҗрибәләре һәм хирургия өлкәсендәге белемнәре белән уртаклашты.
Форум кысаларында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «балалар хирургиясе» профильле комиссиясе утырышы, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының баш әйдәп баручы балалар хирурглары һәм балалар хирургиясе кафедралары мөдирләре белән эшлекле киңәшмә узды. Форумда балалар хирургиясе, фәнни кадрлар әзерләү сораулары яктыртылды.
Форум кысаларында «Балаларда холедохның кистозлы мальформацияләре» темасы белән ДРКБ балалар хирургы Котлуюлова Ләйсән Кадыйровна чыгыш ясады.
Мондый чараларда катнашу – заманча медицина үсешенә генә түгел, белгечләрнең шәхси үсешенә дә зур өлеш кертә.