Чаллыда диабет белән авыручы балалар һәм аларның ярдәмчеләре очрашуы узды

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә шикәр диабеты белән көрәшү көне алдыннан 1 типлы шикәр диабеты диагнозы куелган балалар һәм аларның әтиәниләре катнашында чара узды.

Чараны Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов ачып җибәрде.

- Балалар күңелле вакыт үткәрәчәк, ә ата-аналар бик күп мөһим һәм файдалы мәгълүмат алачак, дип ышанам, - диде Рөстәм Марат улы.

Шәһәрнең штаттан тыш баш балалар эндокринологы Роза Сәлимуллина кан шикәрен даими контрольдә тоту кагыйдәләрен аңлатты.

Кечкенә пациентлар һәм аларның әти-әниләре өчен артистлар һәм аниматорлар катнашында балалар бәйрәме оештырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International