2024 елның 18 февраленнән 4 мартына кадәр Казанда «Киләчәк Уеннары»халыкара мультиспорт турниры узачак.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына турнирны медицина белән тәэмин итүне оештыру һәм медицина пунктлары, медицина мобиль бригадалары эшен оештыру йөкләнде.
14 ноябрьдә Мәскәүдә, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә Татарстан башкаласында "Киләчәк уеннары" башлануга кадәр 100 көн санауга старт бирелде, ә Казанда ммассакүләм спорт ярышларын үткәрү мәсьәләләре буенча медицина персоналын әзерләү максатыннан КДМАда «массакүләм чаралар үткәргәндә медицина ярдәмен оештыру һәм күрсәтү» квалификациясен күтәрү циклы башланды