Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә Россиянең баш трансплантологы, ак В.И. Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма органнар фәнни үзәге директоры Сергей Готье эш сәфәре кылды.
Хөрмәтле кунак өчен экскурсияне АМЯХ баш табибы Марат Мөхәммәдиев үткәрде. Донор органнарын трансплантацияләүгә мохтаҗ пациентларны коткарырга мөмкинлек бирү максатыннан АМЯХ һәм Шумаков үзәге арасында хезмәттәшлек турында фикер алыштылар