Алексеевск районы Базяково авылында ФАП яңартылган

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Алексеевск районының Базяково авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалган. 1 133 700 сум акча тотылган.

Капиталь ремонт барышында түбә, идән япмасы алыштырылган, стеналар ремонтланган, яңа электр үткәргечләре үткәрелгән һәм барлык ишекләр алыштырылган. ФАП кайнар су белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International