Әлмәт районара күп профильле хастаханә һәм Чаллы АМЯХ табиблары катлаулы аорта стенозы булган пациентны коткарды

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Әлмәттә яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз йөрәк җитешсезлеге, аякларында, корсагында, күкрәк читлегендә шешүләр, бер атна йокларга бирмәгән  сулыш кысулуга зарланулар белән Әлмәт районара күп профильле хастаханәсенә керә. Бу хәлне медикаментоз терапия белән компенсацияләү омтылышлары уңышсыз булган.

Хәлне тагын да катлауландыра торган сәбәп-пациентның йөрәгенә өч операция ясалган булган иде инде: 2001 елда тумыштан килгән йөрәк кимчелеге аркасында, 7 елдан соң аңа аорта клапанын протезлау башкарылган, ә тагын 2 елдан соң аңа аорта тамырының гомографтын имплантацияләү операциясе башкарылган, ул 12 елдан соң аорта клапанының критик стенозы үсеше белән деградацияләнгән.

Әлеге очрак Татарстан Республикасының, федераль үзәкләрнең әйдәп баручы кардиохирурглары, кардиологлары тарафыннан күп тапкырлар консультацияләр бирелде. Белгечләр бердәнбер коткару ысулы аорта клапанын транскатетер имплантациясе операциясе булачак дигән фикергә килә.

"Аорта стенозы - йөрәк клапан аппаратының иң еш очрый торган патологиясе. Бу кимчелекне дәвалауның бердәнбер нәтиҗәле ысулы - аорта клапанын протезлау", - дип комментарий бирә югары технологияле медицина ярдәме буенча баш табиб урынбасары Илдус Ягафаров. "Яшь пациентларда вакыт узу белән клапанның деградациясе аркасында аорта клапанын хирургия ярдәмендә алмаштыру кабат операция ясау мөмкинлеге югарырак. Аорта клапанының транскатетер имплантациясе (TAVI) "клапанда клапан" техникасын кулланып, катлаулы кабат операциягә куркынычсыз альтернатива буларак тәкъдим ителгән".

TAVI операциясе матди һәм физик яктан ресурслар күп таләп итә, ул «Татнефть» ААҖ Медсанчастендә, ә хәзер инде Әлмәт районара күп профильле хастаханәдә, 2012 елдан бирле башкарыла. РФА академигы Р.С. Акчурин җитәкчелегендәге «гибрид хирургия» проекты «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән республикада ул вакытка уникаль булган гибрид операцияләр ясарга һәм аорта клапанында, аортада һәм магистраль кан тамырларында йөзләгән гибрид операцияләр башкарырга мөмкинлек бирде.

Бу очракның үзенчәлеге шунда ки, операцияне деградацияләнгән, кискен кальцинирланган гомографта башкарырга кирәк иде. Йөрәк һәм сулыш алу җитешсезлеге аркасында бу операция куркынычы зур иде. Шуңа күрә ТР ССМ баш йөрәк-кан тамырлары хирургы, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире (Чаллы шәһәре), м.ф.к. Рамис Якубов операция планы буенча фикер алышу вакытында Әлмәт хастаханәсенең Югары технологияле медицина ярдәме буенча баш табиб урынбасары, м.ф.к.  Илдус Ягафаров бу операцияне параллель ясалма кан әйләнеше шартларында башкарырга тәкъдим итә, бу йөрәккә гидродинамик йөкләнешне киметә.

2023 елның 3 октябрендә Чаллы шәһәренең АМЯХ кардиохирургларының, Рентгенохирургларның, кардиохирургларның, кардиологларның һәм Реаниматологларның Берләшкән бригадасы тарафыннан параллель ясалма кан әйләнеше шартларында аорта клапанын аорта позициясенә транскатетер имплантацияләү операциясе башкарылды фемораль тамырлар аша.

Операция 3,5 сәгать дәвам итте, техник уңыш 100% тәшкил итә. Операциядән соңгы чор катлауланмыйча бара. Авыру тиз арада шешенүләре киткән, сулыш алгуы җайланган, төнлә йоклый башлаган. Пациент операциядән соң унынчы тәүлеккә канәгатьләнерлек хәлдә чыгарыла, моңа әти-әнисе һәм аның язмышында катнашкан Әлмәт хастаханәсе персоналы аеруча шат.

Пациент һәм аның әти-әнисе клиниканың бөтен коллективына зур рәхмәт сүзләрен җиткерә, ә Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе табиблары Чаллы табибларына һәм шәхсән Рәмис Әнвәр улы Якубовка аны дәвалауда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International