Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә (1 декабрь) багышланган чаралар актив башланды.
ТР СПИД үзәге табиб-эпидемиологлары Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Луиза Борисова белән берлектә П.В. Дементьев ис. Казан авиация-техник колледжы студентлары өчен лекция үткәрделәр.
Студентларга ВИЧ-инфекцияне профилактикалау турында, ә куркынычсыз җенси тәртипнең төп принциплары турында да сөйләделәр. Чара кысаларында теләгән һәркем ВИЧ-инфекциягә аноним рәвештә экспресс-тест үтә һәм белгечләр консультациясен ала алды. Лекцияне 180 студент тыңлады, 73 кеше үз ВИЧ-статусын белде.