Чаллы Кама балалар медицина үзәге Халыкара вакытыннан алда туган балалар көнен билгеләп үтте (календарьда 17 ноябрь). Ноябрьдә бөтен дөнья “Ак таҗлар көне”н билгеләп уза. Бу исем вакытыннан алда туган балаларның нәзберек булуын ассызыклый.
Бу авыр чорны кичергән ата-аналар һәм балалар өчен түгәрәк өстәл кысаларында очрашу булды. Чәй эчкәндә алар табибларга үз балаларының уңышлары турында сөйләде, сораулар бирде.