БРКХ белгечләре башка төбәкләрдән килгән коллегалары өчен нейроурология буенча мастер-класслар үткәрделәр

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Укыту мастер-классларына Казанга, Республика балалар клиник хастаханәсенә Мәскәү, Чебоксар, Йошкар-Оладан медицина җәмәгатьчелеге коллегалары килде.

Катнашучылар өчен ТР ССМ БРКХ медицина реабилитациясе бүлеге буенча экскурсия, урология бүлеге мөдире Р. С. Байбиковтан мастер-класс оештырылды.

Медицина реабилитациясе бүлеге мөдире Әхмәдуллина Э.М. пациентларны алып бару тактикасы турында лекция укыды, шулай ук комплекслы уродинамик тикшеренү буенча мастер-класслар үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International