Тәмәке тартудан баш тарту көнендә яшел үзәнлеләргә үпкә пычрану дәрәҗәсен тикшерергә тәкъдим иттеләр

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне билгеләп үтелә. Аның максаты тәмәкегә бәйлелекнең таралуын киметү, тәмәке тартуга каршы көрәшкә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү, шулай ук тәмәке тартуны профилактикалау һәм җәмгыятьне тәмәкенең сәламәтлеккә зыянлы йогынтысы турында хәбәр итү.

Яшел Үзәндә үзәк район хастаханәсе табиблары  Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре белән берлектә үзәк базарда акция үткәрделәр. Шәһәрлеләргә организмда углекислоталы газ дәрәҗәсен махсус аппарат смокелайзер ярдәмендә үлчәргә тәкъдим ителде, ягъни тәмәке тарту аларның үпкәләрен никадәр пычратканын ачыкланды.
Моннан тыш, яшел үзәнлеләргә тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыян китерүен искәрттеләр! Тәмәке тартучыларга бу көнне булса да начар гадәттән баш тартырга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International