Медицина темасына язучы журналистларны «Панацея» бәйгесендә катнашырга чакыралар

2023 елның 17 ноябре, җомга

Хөрмәтле журналистлар! Татарстан республикасы сәламәтлек саклау темасын яктырту эше өчен рәхмәт белдерәбез һәм «Панацея» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырабыз.

Конкурска 2022 елның 1 сентябреннән 2023 елның 31 октябренә кадәр шәһәр (авыл) медицинасы казанышлары, иң яхшы медицина хезмәткәрләре турында һ.б. материалларыгызны тәкъдим итәргә мөмкин.

Номинацияләр:

"Җирле хастаханә" - җирле сәламәтлек саклау оештыру, медицина учреждениеләре: хастаханәләр, поликлиникалар, медицина пунктлары һ. б. турында басмалар.
"Ак халат" -  медицина хезмәткәрләре турында язмалар.
"Авыр хәлдә калган кешеләр" - авыр хәлләрне җиңү тәҗрибәсе, проблемалы ситуацияләр турында басмалар; массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында оештырылган һәм үткәрелгән ярдәм акцияләре.
"Сәламәтлек синең кулда" -  үз-үзеңне саклауның нәтиҗәле практикалары, сәламәт яшәү рәвеше энтузиастлары һ.б. турында басмалар; сәламәт яшәү рәвеше турында тематик битләр һәм даими колонкалар; сәламәтлек саклау проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән һәм матбугатта яктыртылган коммерцияле булмаган оешмаларның һәм ММЧның социаль проектлары.
"Социаль авыруларга урын юк" - наркомания, ВИЧ/СПИД, туберкулез, диабет һ. б. проблемаларны яктыртуга юнәлдерелгән проектлар, язмалар.

Гаризалар һәм конкурс материалларын 2023 елның 1 декабренә кадәр 125009, Мәскәү, Моховая урамы, 9, Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультеты адресы буенча «Панацея» конкурсы билгесе белән юллагыз

Конкурсны М.В. Ломоносов Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) һәм Мәскәү язучылар берлеге тарафыннан оештырылган «Социаль стратегия һәм тактика иҗтимагый институты» хәйрия фонды үткәрә.

Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү 2024 елның мартында Мәскәүдә узачак. Җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International