Бүген сәламәтлек саклау министрлыгына «Казан» журналының баш мөхәррире Альбина Булат кызы Әбсәләмова һәм аның хезмәттәшләре килде. Басма Казан медицина мәктәбенә багышланган рубрика ачарга ниятли.
Кунакларга ведомство бинасында урнашкан сәламәтлек саклау тарихы музеен тәкъдим иттеләр. Экспозиция белән Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге директоры Татьяна Львовна Куликовская, РМБИЦ директоры урынбасары Гүзәл Мөхәммәт кызы Волкова, Эшләр идарәчесе Идеал Азат улы Айзетуллов таныштырды.