17 ноябрь, 2023, җомга
72 көн. ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәген реанимациясендә вакытыннан алда туган сабый нәкъ шул кадәр вакыт үткәрде... Бер ел эчендә балалар реаниматологлары һәм неонатологлары 100 дән артык шундый кечкенә пациентны тәрбияли.
17 ноябрьдә бөтен дөнья вакытыннан алда туган балалар көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәмнең шигъри исеме дә бар - Ак таҗлар көне, бу исем вакытыннан алда туган балаларның нәзберек булуын ассызыклый. Татарстанның Республика клиник хастаханәсе үз проектын шулай дип атады. Перинаталь үзәктә балалары вакытыннан алда дөньяга килгән әниләрдән алты хикәядән торган экспозиция - тәкъдим ителә.
.jpg)
.jpg)
.jpeg)