Аксубай үзәк район хастаханәсенә яңа медицина җиһазлары куелды. Рентген күчмә аппараты һәм ультратавыш диагностикасы аппараты «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы акчасына сатып алынды.