Татарстанга олылар һәм балалар өчен Ультрикс Квадри гриппка каршы вакцинаның чираттагы партиясе килде.
Прививканы 6 айлык балаларга, яшүсмерләргә, 60 яшькә кадәрге өлкәннәргә һәм II һәм III триместрларда йөкле хатын-кызларга ясарга мөмкин.
Иммунитет формалашу өчен гриппка каршы прививканы хәзер үк ясарга кирәк. Авырулар күтәрелгәнче иммунитет барлыкка киләчәк. Вакцина А һәм В штаммнары гриппыннан саклый, шул исәптән Гонконг гриппыннан H3N2.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны белгечләрдә борчылу тудырмый.