Балаларның күз авыруларын дәвалау Мәскәүдә симпозиумда игътибар үзәгендә иде

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе табиб-офтальмологлары Ханипова Лилия Фәнисовна һәм Литвинова Евгения Вениаминовна халыкара катнашу белән «Көзге рефракцион укулар - 2023» XIV симпозиумында катнашты (Мәскәү шәһәре).

Симпозиумда катнашучылар өчен илнең һәм чит илләрнең әйдәп баручы фирма-җитештерүчеләреннән офтальмология җиһазлары, медицина оптикасы һәм дару препаратлары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Офтальмология өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр үз тәҗрибәләре һәм пациентларны дәвалау стратегиясе һәм тактикасы, аларны алып бару алгоритмнары, шулай ук күрү коррекциясенең төрле ысуллары турында белемнәре белән уртаклаштылар.

БРКХ табиб-офтальмологлары офтальмология өлкәсендәге яңалыкларны, шулай ук диагностика һәм күрү коррекциясе ысулларын белү өчен даими рәвештә укыту чараларында һәм мастер-классларда катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International