Бүген Бөтендөнья бала көне билгеләп үтелә. Бөтендөнья бала көне алдыннан «Без бергәләп күбрәк эшли алабыз» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар (Түбән Кама шәһәре) җитәкчесе Нуриева Лариса Александровна һәм төзелеш холдингы директоры Сушков Сергей Сергеевич (Казан шәһәре) җитәкчелегендә Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәгенә уенчыклар, өстәл уеннары, памперслар, канцелярия рәвешендә хәйрия ярдәме алып килделәр. Хәйрия ярдәме җыюда волонтерлар һәм Түбән Каманың битараф булмаган кешеләре катнашты.