18 ноябрьдә Казан дәүләт медицина университетының «Пульс» иҗат киңлегендә «Сәламәт гаилә» конкурс-квест финалы узды, аны оештыручылар - Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь), Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университеты һәм «Планетаның профессиональ кешесе» мәгариф-агарту проекты.
«Сәламәт гаилә» конкурс-квестында мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.