Идел буе федераль округы дерматовенерологлары һәм косметологларының XIII фәнни-гамәли конференциясе Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор А.Г. Ге исемендәге Республика клиник тире-венерология диспансерының 100 еллыгына багышлана.
Үткәрү урыны: Казан, Петербург урамы, 1, "Гранд Отель Казан".
Конференциядә тире-венерология диспансерлары җитәкчеләре, дерматовенерология кафедралары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Идел буе федераль округы төбәкләренең практик табиб – дерматовенерологлары катнашачак.
Конференциянең фәнни программасы кысаларында дерматовенерология һәм косметологиянең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла, дерматовенерологларның һәм косметологларның әйдәп баручы белгечләренең пленар докладлары, секцион утырышлар һәм сателлит симпозиумнар, түгәрәк өстәлләр һәм практикумнар үткәреләчәк.