Менделеевск үзәк район хастаханәсенең рентген-бүлегенә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча маммограф куелган. Мондый җиһазлар беренче тапкыр район үзәк хастаханәсенә килә.
Аны урнаштыру өчен, башта кабинетта ремонт ясалган.