Чабаксада төзелә торган медицина учреждениесендә күчмә киңәшмә үтте

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Казанның Чабакса бистәсендә күчмә киңәшмә үткәрде. Анда республика программасы кысаларында гомуми практика табибы һәм педиатр офисы төзелеше төгәлләнеп килә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, подрядчылар кабинетларның урнашуы, медицина объектларын брендлаштыруның билгеләнгән нормаларына туры китереп рәсмиләштерү һәм башка эш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International