Бүген ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәгендә православие гыйбадәт бүлмәсе ачылды. Бүлмә уңайлы тыныч урында, Үзәкнең бишенче катында урнашкан. Аны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл ачты.