Бүген Казанда «Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе» халыкара катнашында ике көнлек XX Россия конгрессы эшли башлады.
Конгресс Казан университеты табибларын балалар авыруларын диагностикалау һәм дәвалау буенча әзерләүнең ике йөз еллыгына багышлана.
Конгрессның төп темасы: "Тиз үзгәрә торган дөньяда - бала. Куркынычлар һәм мөмкинлекләр".
Конгрессны оештыруда Казанның медицина вузлары һәм Россиянең иң эре балалар хастаханәсе – ТР ССМ БРКХ катнашты.
Конгресста Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе федераль округы шәһәрләреннән белгечләр, якын һәм ерак чит илләрдән галимнәр һәм практик табиблар чыгыш ясаячак.
Конгресс табибларга даими медицина белеме бирү программасы кысаларында үткәрелә.