18 сентябрьдә Тәтеш муниципаль районының Удельное Нечасово авылында халкы 120 кеше булган бер авыл җирлеге пунктына хезмәт күрсәтүче чираттагы модульле фельдшер-акушер пункты ачылды.
Яңа иркен ФАПта халыкны кабул итү, медицина тикшерүләрен, процедураларны үткәрү һәм табиб килеп җиткәнче үткәрелә торган кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтү өчен бөтен кирәкле җайланмалар бар.
Бу инде «2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика максатлы программасы кысаларында Тәтеш муниципаль районы территориясендә корылган өченче модульле ФАП.
Удельное Нечасово авылында фельдшер-акушер пункты ачылу уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин, Тәтеш муниципаль районы башлыгы В.С.Чершинцев, «Тәтеш ҮРХ» ДАССОның баш табибы Р.Р.Салаватуллин катнаштылар.