Кан һәм аның компонентларының ирекле донорлыгы үсеше программасы кысаларында Казанда 2013 елның 17 һәм 18 сентябрендә Казан дәүләт энергетика университеты җирлегендә «Донорлы балигъ булу көне» донор акциясе үтте. Акция кан хәзерләүнең мобиль комплексы бригадалары - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика кан үзәге катнашуында үтте. Акциянең төп максаты - кан һәм аның компонентларының ирекле бушлай донорлыгы сорауларына яшьләрләрнең игътибарын җәлеп итү.
Баш катнашучылар 18 яшьлек ЮУЙ студентлары булды. Үсеп җитү һәм балигъ булу кешенең яше белән генә түгел, ә, беренче чиратта, аның өлгерүе, мөстәкыйль җаваплы карарга килә белү сәләте һәм уйланылган эшләргә әзерлеге белән билгеләнә. Бушлай кан бирү - аңлы иҗтимагый - мәгънәле позицияне раслый торган җаваплы эш.
Бар теләүчеләр донор хәрәкәтенә кушыла һәм үз балигъ булуларын чыннан да мөһим һәм үсеп җиткән кеше эше - беренче кан бирү белән билгеләп үтә алдылар.
Моңа кадәр бу акция кысаларында яки үз инициативалары буенча кан тапшырган кешеләр кабат донор булдылар һәм регуляр кан донорлары рәтләрен тулыландырдылар.
Күптән түгел 18 яшь тулган 27 студент беренче тапкыр донорлар булдылар. Аларга беренче тапкыр кан бирү турында таныкнамә, значоклар, истәлекле бүләкләр бирелде.
Акциядә барлыгы 106 кеше катнашты.
Акция нәтиҗәләре буенча 35 литрдан артык кан хәзерләнде.