Һәр гаиләдә - көтеп алынган балалар

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Алдынгы тәҗрибә җирлеге буларак, Нәдер саласы территориясендәге иң яхшы Әлмәт ФАПларының берсендә Татарстан көньяк-көнчыгышындагы алты район: Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт - катнашуында авыл медицина эшчеләре өчен җирле конференция булды. Очрашу Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Медицина эшчеләре ассоциациясе, РКХнең оештыру-методика бүлеге, ТР ССМның ӘМР буенча Сәламәтлек саклау Идарәсе, «Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССОсы белән оештырылды.

Тема: «Милләтнең бала табарга сәләтле булган сәламәтлеген саклап калуның нигезе буларак гаилә планлаштыру». Максат: авыл сәламәтлек саклау өлкәсендә тәҗрибә алышу, гаилә планлаштыру сорауларындагы эшнең алдынгы ысуллары белән танышу, күрше районнар арасындагы тәэсир итешүләрне киңәйтү. Очрашуда катнашучыларны Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равиль Хәйруллин исеменнән шәфкать туташлары эше буенча баш белгеч Светлана Менгулова сәламләде.

Әлмәт муниципаль районы авылы халкын дару һәм медицина белән тәэмин итүне оештыру турындагы доклад белән «Әлмәт ҮРХ» ДАССОның халыкка медицина хезмәтен күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Лилия Пронина чыгыш ясады. Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе хатын-кыз консультациясе башкара торган гаиләне планлаштыру хезмәтенең эшләве һәм бала табу йорты эше турында акушер-гинекология хезмәте буенча баш табиб урынбасары Светлана Шакирова сөйләде.

Муниципальара (Әлмәт шәһәре Республика клиника онкологик диспансеры 3 номерлы сырхауханәсенең) онкодиспансерының баш табибы Сергей Карамаликов чыгышы конференциядә булучыларның зур кызыксынуын уятты. Ул үз халкын мәҗбүри йөз процент белүгә, бик зур сагаю күрсәтергә һәм аз гына шик булса да Әлмәт онкодиспансерына диагностикага җибәрергә кирәклегенә фельдшерларның аерым игътибарын юнәлтте.

Фельдшер, Миңлебай станциясе ФАПы мөдире Рәсимә Зөбәйдуллина үз эшендә нәкъ менә сизгерлекне мөһим сыйфат дип саный. Ул Туймазы медучилищесын тәмамлаганнан соң бер тапкыр һәм мәңгегә үзе өчен иң намуслы һөнәрне сайлаган, киләсе елда үз профессиональ эшчәнлегенең 40-еллыгын билгеләячәк. Намуслы мөнәсәбәте һәм ирешкән уңышлары өчен ТР Шәфкать туташлары ассоциациясенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Нәдер саласынның фельдшер-акушер пункты хезмәт күрсәтә торган территориядә гаиләне планлаштыруны оештыру буенча Нәдер ФАПы мөдире акушер Вәсилә Заһидуллина хикәяләде. Хатын-кызның бала табарга сәләтле булган сәламәтлеген саклау өчен һәр үз-үзен ихтирам итүче кыз кеше белергә тиеш булган мөһим урыннарда катнашучыларның бар чыгышларында да белемле басым ясалган.

Бүген гаиләне планлаштыру - бу абортлар һәм бала таба алмый торган гаиләләр санын киметүне, шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызларның бала табарга сәләтле булган сәламәтлеге хисабына уңышлы бала табу микъдарын арттыруны максат итеп куйган чаралар комплексы. "РМПҮ" ДАССОның гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова чыгышында күрсәтелгән бу тема һәр кешегә кагыла һәм илнең милли иминлеге проблемасы булып тора.

Хатын-кызның бала табу системасы - организмда иң мөһимнәрнең берсе. Төрле авырулар яки тоткарлыклар булмасын өчен хатын-кыз сәламәтлеге артыннан күзәтеп торырга кирәк. Кыз кеше никадәр сәламәт яшәү рәвешен алып бара, аңа очраклы түгел, ә зур теләк буенча балага узарга һәм сәламәт бала табарга шулкадәр җиңелрәк була икәнне белер өчен медик булырга кирәк түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International