ВИЧ белән яшәү нинди? Махсус статустагы балалар һәм яшүсмерләр тормышта нәрсә кичерәләр? Җәмгыятьнең игътибарын ВИЧ проблемасы белән бәйле балалар һәм яшүсмерләр проблемаларына җәлеп итү максатыннан, Светлана Изамбаеваның «Куркыныч түгел» хәйрия фонды «Балаларча булмаган сер» фотокүргәзмәсен әзерләде.
Фотолар ярдәмендә ВИЧ проблемасына дучар булган балалар һәм яшүсмерләр, йөзләрен ачмыйча, үз тормышлары турында сөйлиләр.
«Балаларча булмаган сер» фотокүргәзмәсе 15 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 16:00 сәгатьтә ачылачак. Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашачак.