14 дәвалау - профилактика оешмаларының ветеран оешмалары рәисләре катнашуы белән Әлмәт шәһәре ветераннар Советының киңәйтелгән утырышы ТР ССМның ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин һәм Совет рәисенең беренче урынбасары Анатолий Никифоркин катнашуында үтте.
Аның эшендә түбәндәге ике комиссия дә катнашты: Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар белән эшләү буенча (Галия Вәлиева) һәм өлкән яшьтәге гражданнарга медицина хезмәтен күрсәтү һәм дару белән тәэмин итү буенча (Надежда Царева).
ДПОда 1 октябрьдә Өлкәннәр көнен, Ата-аналарга ярдәм итү көнен (28 һәм 29 сентябрь) үткәрү сораулары каралды һәм 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгын бәйрәм итүгә хәзерләнү һәм үткәрү кысаларындагы чаралар планнары турында сөйләшенде.