Казанда иҗтимагый юнәлгән коммерцияле булмаган оешмаларның II Республика форумы үтәчәк

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезгә 1418-р номерлы 05.08.2013дан булган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән берлектә 2013 елның ноябренең III ункөнлегендә Казанда II иҗтимагый юнәлгән коммерцияле булмаган оешмаларның Республика форумын үткәрергә планлаштырылу турында белдерәбез.

Форумга әзерләнү максатларында  Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы КБО вәкилләре өчен анкета эшләп чыгарды. Анкета сорауларына (бирелә) җавап бирүегезне үтенәбез, җаваплар 2011 - 2013 еллар өчен ИЮ КБО эшчәнлегенә йомгаклау ясарга, проблемаларны билгеләргә, Форум резолюциясенә тәкъдим итүләрне кертергә ярдәм итәчәк.

Әгәр Сез республика форумында катнашырга теләсәгез, Форумда катнашучының теркәлү формасын тутыруыгызны үтенәбез (бирелә).

Оештыру комитеты Форум программасы проектын һәм Форумга әзерләнү буенча чаралар планын эшләп чыгарды. Сез чаралар планына «Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмаларның катнашуы белән булган Форумга кадәр үткәрелүче чаралар» бүлегенә өстәмәләр кертә аласыз.

Анкетаны һәм Форумда катнашучы гаризасы кәгазен, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына op.rt@tatar.ru электрон адресы буенча яки 420014, Казан, Кремль, а/т 6 почтасы буенча 20.10.2013 кадәр юнәлтергә кирәк.

Форумга әзерләнү турында бөтен мәгълүмат Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында, «Иҗтимагый юнәлгән коммерцияле булмаган оешмаларның II Республика форумы» бүлегендә күрсәтелгән.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International