Сәламәт булырга теләсәң, прививка ясат

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
Түбəн Камада гриппка каршы прививка ясау эше башланды. Шәһәргә «Гриппол» вакцинасының беренче партиясе килде. Гриппка каршы вакциналау барысы 71 мең кешегә кирәк, беренче партиядә 23 мең вакцина килде.

Прививка ясарга теләүче Нижнекамскта яшәүчеләр сырхауханәгә беркетелү урыны буенча мөрәҗәгать итәләр. Оешмаларга хезмәт алдан бирелгән гариза кәгазьләре буенча күрсәтелә. Чыгу бригадалары оештырылган, сырхауханәләрдә гриппка каршы иммунизация үтәргә тиеш булган кешеләрне чираттан тыш карау бара.

Медицина эшчеләре грипптан прививка ясаучыларның беренчеләре санына керделәр. Хезмәткәрләрне вакцинацияләү дәвалау оешмасында графика буенча үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International