Бүген Казанның әйдәүче хосусый дәвалау оешмаларының берсенә – Нуриевлар Клиникасына –Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казанның мэры Илсур Метшин һәм ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килделәр.
Хөрмәтле кунаклар Нуриевлар Клиникасына дәвалау оешмасының 10-еллык көнендә бардылар. Татарстан Перзидентына репродуктив сәламәтлек өлкәсендә клиника эше нәтиҗәләрен, клиниканың җиһазларын күрсәттеләр. Кунакларга кайда «пробиркада» гомер туа, шул урынны күрсәттеләр һәм аталандыруның уникаль барышы белән таныштырдылар.
Шулай ук Президентка Россиянең иң эре криобанкларының берсен күрсәттеләр. Анда киләчәктә экстракорпораль аталану өчен файдаланыла торган туңдырылган сперма, күкәй күзәнәкләре һәм яралгылар саклана.
Кунакларга клиника нигезендә оештырырга планлаштырылган хосусый бала тудыру йортының проектын күрсәттеләр. Очрашуның азагында Рөстәм Миңнеханов Нуриевлар Клиникасының коллективына ТР Президенты Рәхмәт хатын тапшырды.