«Татмедиа»да журналистлар өчен өлкән халыкны диспансерлаштыру мәсьәләләре буенча пресс-конференция узды. Конференциядә чыгыш ясадылар: ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары – Осипов С.А., РКДҮнең генераль директор урынбасары, Республика баш тамыр үзәгенең җитәкчесе – Хәсәнова Д.Р., «ТР ССМ Республика клиника онкология диспансеры» ДАССО баш табибы, ТР ССМ баш онкологы – Хәсәнов Р.Ш., «Республика медицина профилактика үзәге» ДАССО баш табибы Садыкова Р.С. һәм КДМУ факультетының дәвалау кафедрасы доценты Камалов Г.М.
Шушы елда Россия Хөкүмәте белән илдә эре масштаблы акция ачылды – РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча бөтен субъектларда өлкән халыкны диспансерлаштыруны уздыру оештырылды. Безнең республикада бу процесс шушы елның маенда җибәрелде. Өлкән халыкны диспансерлаштыруны уздыруда Татарстан Респубикасы бөтен муниципаль оешмаларның 84 медицина оешмасы катнаша. Халыкны диспансерлаштыру 2013 елга һәм 2014, 2015 елларның планлы периодына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга түләүсез медицина ярдәмен күрсәтүгә дәүләт гарантияләре Программасы чикләрендә түләүсез узачак. Ул Программада бу юнәлешкә 231 миллион сум күләмендә тотылу каралган. Өлкән халыкны диспансерлаштыруның беренче этабында анкета тутыру һәм тикшерү уздыру өчен медицина хезмәтенең уртача тарифлары саналган (кешенең яше буенча): 1567,76 сум – ирләр өчен, 1803,0 сум – хатын-кызлар өчен.
Тикшерүләр иң элек озакка сузыла торган йогышлы булмаган авыруларны: иртә югары артериаль басымын, канда холестерин һәм шикәрнең күтәренке дәрәҗәсен, кирәгеннән артык тән массасы һәм симерүне, рациональ булмаган туклануны, түбән физик активлыкны, шулай ук зарарлы гадәтләр – тәмәке тартуны, чиктән тыш күп аракы эчүне – ачыклауга юнәлгән.
Диспансерлаштыру программасына табиблар-белгечләрнең медицина тикшерүләре, сәламәтлекнең группасын билгеләү, профилактик консультацияләүне уздыру һәм, кирәк булса, дәвалый-сәламәтләндерү чараларны билгеләү һәм ачыкланган авыруларның хәлләрен динамик күзәтеп торулар кертелгән. Һәр диспансерлаштыруны узган гражданинга Сәламәтлек паспорты бирелә, анда уздырылган тикшерүләр нәтиҗәләре буенча төп йомгаклар, рекомендацияләр языла.