Бүген Казанга чит ил кунаклары – Нидерландиядән делегация килде. Визитның максаты Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау системасы белән танышу. Сәламәтлек саклау министрлыгында бу өлкәнең система структурасы белән ТР сәламәтлк саклау министырының беренче урынбасары С.А.Осипов таныштырды. Министр урынбасары безнең республика медицинасында акушерлык һәм гинекология өлкәсенең аһәмияте турында һәм бу өлкәдә кулланылган диагностика һәм дәвалау яңа алымнар турында сөйләде. Сергей Альберт улы профилактикалау һәм медицина оешмаларында уздыра торган фәнни тикшерүләр мәгънәсенең аһәмиятлеген билгеләде. Бу Татарстан медицина яңалыкларның практик тормышка ашыруын кунаклар Сәламәтлек саклау министрлыгына визит алдыннан бару вакытында РКХ, шулай ук Казанның икенче клиникаларының үрнәгендә күрделәр.
Делегация составында Нидерландия Королевствосының Илчелегенең икътисад буенча киңәшчесе Вендела Харингейзен, Роналд Дрисе – Нидерландиянең Сәламәтлек саклау, соөиалҗ тәэмин итү һәм спорт министрлыгы – Халыкара мәсьәләләр буенча департаментның өлкән киңәшчесе, Ян Дексел – Нидерландиянең икътисад министрлыгы, эшмәкәрлек һәм инновацияләр буенча Генераль Дирекциясе, Марк Слейтер – өлкән икътисадый, Simed Internationa компаниясе.