Йогышлы авыруларны йоктыруның иң таралган ысулларының берсе-һава-тамчы юлы.
һава-тамчы юлы белән йога торган күп төрле йогышлы авырулар бар. Мондый авыруларның мисаллары булып грипп, коклюш, кызамык, кызылча, җил чәчәге, туберкулез һәм башкалар тора.
Һава-тамчы инфекцияләрен профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы булып махсус профилактика – вакцинация тора.
Тамчылы инфекцияләрне профилактикалауның үзенчәлекле булмаган чараларына түбәндәгеләр керә:
• авыру кеше белән аралашканда сулыш органнарын битлек ярдәмендә саклау;
• грипп һәм ОРВИ авырулары арткан чорда кешеләр күп булган урыннарга баруны киметү;
• гомуми кулланыштагы урыннарга барганнан соң, ашар алдыннан кулны сабын белән юу;
• витаминнарга һәм файдалы микроэлементларга бай сәламәт ризык ашау;
• регуляр физик активлык, ачык һавада йөрү;
• сәламәт йокы;
• биналарны җилләтү, дымлы җыештыруны даими үткәрү.
Комплекста кабул ителгән барлык бу чаралар йогышлы авырулар куркынычын сизелерлек киметергә ярдәм итәчәк.