Кама балалар медицина үзәгендә Бөтенроссия йөклеләр көненә багышланган чаралар уза.
Кичә перинаталь үзәктә йөклелек патологиясе бүлекләре пациентлары өчен дәресләр узды.
ДФК инструкторы Елена Бузина булачак әниләргә физик күнегүләрнең файдасы һәм бала табу авыртуын җиңеләйтергә ярдәм итәчәк сулыш гимнастикасы турында сөйләде.
Клиника психологы Виктория Жилкина "Син ялгыз түгел" темасына лекция үткәрде. Шуннан соң ул булачак әниләргә матур теләкләр белән открыткалар бүләк итте.
Моннан тыш, һәр катнашучы клиника партнерыннан бүләкләр алды.