Сәламәтлек - зур байлык

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Кеше сәламәтлеген саклауда иң мөһим фактор нәрсә ул?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, кеше сәламәтлегенә сәламәтлек саклау системасы яки әйләнә – тирә мохит торышы түгел, ә беренче чиратта яшәү рәвеше зур йогынты ясый.

Сәламәт яшәү рәвеше кешенең психоэмоциональ халәтенә ничек тәэсир итә?

Сәламәт яшәү рәвешенә тугрылык, әлбәттә, һәр кешенең психоэмоциональ өлкәсенә уңай йогынты ясаячак. Һәркемгә яхшы билгеле: зарарлы гадәтләрдән баш тарту, дөрес туклану, физик активлык, үз авырлыгыңны контрольдә тоту, көн режимын үтәү, медицина активлыгы (ел саен профилактик медицина тикшерүләрен узу), тагын бер пункт өстәлде: «стресс ситуацияләреннән качарга өйрәнү» , тискәре эмоцияләргә һәм күңелсезлеккә бирелмәгез, табигатьтә күбрәк вакыт үткәрегез, дуслар, үз кичерешләрегезне якыннарыгыз белән уртаклашыгыз, мәдәни чараларга йөрегез.

Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга соң булган яшь бармы?

Һәр яшьтә дә соң түгел-дүшәмбе көтәргә кирәкми – хәзер үк башларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International