Республика тире-венерология диспансеры ВК социаль челтәрендә 21 көнлек сәламәт гадәтләр марафонын игълан итте, ягъни җәяү йөрү.
Җәяү йөрү спорт залына яхшы альтернатива. Җәяү йөрүнең каршы күрсәтмәләре юк, ә киресенчә, барлык яшҗтәгеләр өчен дә файдалы. Сәламәтләндерү эффекты - хәрәкәтләнгәндә барлык мускуллар диярлек катнашуы белән аңлатыла.
Йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу, терәк-хәрәкәт системаларын ныгыту, мускул көчен һәм чыдамлыгын арттыру өчен көн саен 4 000 адым ясау җитә. Әгәр дә сез артык авырлыктан котылырга телисез икән, көненә 10 000 адым ясарга кирәк.
Йөргәндә хәлегезне, пульс күрсәткечләрегезне анализлагыз. Артык йөкләнешне булдырмас өчен, пульс минутына 120 тапкырдан артык булмаска тиеш.
23 км/ сәг тизлек белән йөрү тизлеге, ул минутына якынча 60-70 адым - олы яшьтәге кешеләргә һәм йөрәк авырулары булган пациентларга туры килә. Калганнары тизрәк хәрәкәт итә ала, сәгатенә 4-6 км тизлек белән, бу минутына 140 адымга кадәр. Бу очракта сулыш алу тирәнәя, кан әйләнеше, матдәләр алмашы активлаша.
Сәгатенә 8 км.тизлек белән йөрү спорт йөрешенә тиң һәм, әлбәттә, бу физик әзерлекле кешеләр өчен ярый.
Көн саен 25-30 минут дәвамында булса даҗәяү йөрү - кан белән тәэмин итүне һәм буыннарның хәрәкәтчәнлеген яхшырта, кан басымын нормальләштерә, кәефне күтәрә, энергия белән тулыландыра, иммунитетны ныгыта, йокыны яхшырта, метаболитик синдром куркынычын киметә, яшьлекне һәм гомумән тормышны озайта!
Йөрүне үз тормышыгызга даими рәвештә кертергә тырышыгыз һәм үзегез үк сәламәтлек торышына шатланып гаҗәпләнерсез!
Сәламәтлегебезгә битараф булмаганнарны безнең марафонга кушылырга чакырабыз!