Балык Бистәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илназ Әхмәдиев район ветераннары активы белән очрашты. Профилактика чараларын уздыруның кирәклеге һәм мөһимлеге турында фикер алыштылар. Пенсионерлардан дарулар белән тәэмин ителеше, Татарстан Республикасында орган донорлыгын үстерү турында һ.б. сораулар бирде. Очрашуда шулай ук районның Ветераннар җәмгыяте базасында Сәламәтлек мәктәпләрен оештыру эшен дәвам итү турында карар кабул ителде.