Азнакай районының Чемодурово авылында фельдшер-акушерлык пункты бинасына капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә.
Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла.
Төзүчеләр февральдә эшкә керештеләр һәм медпункт кабинетларын тулысынча яңарттылар.