4 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Казанда Югары медицина технологияләренең мәгариф үзәгендә йөрәкнең төрле тумыштан килгән кимчелекләрен дәвалауда окклюдерлар белән файдалану буенча өйрәтә торган курс узачак. Курс 10 сәгатьтә башлана.
Курсны оештыручылар: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Рентгенэндоваскуляр диагностикасы һәм дәвалау буенча белгечләрнең Россия фәнни җәмгыяте, ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе, Югары медицина технологияләренең мәгариф үзәге.
Курсны алып баручылар: РМФАнең академигы Б.Г. Алекян (Россия), профессор M. Zunzunegui (Испания), профессор E. Onorato (Италия), профессо P. Gavora (Словакия), м.ф.д. М.Г. Пурсанов (Россия), м.ф.к. А.М. Григорьян (Россия), А.Ф. Хәмидуллин (Россия).
Курсның программасында түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алышу:
- Йөрәкалдыара һәм йөрәк карынчыкара бүлгесенең җитешсезлекләренең анатомиясе, кан хәрәкәте һәм эхокардиографик диагностикасы
- Окклюдерларны файдалану белән йөрәкалдыара бүлгесенең җитешсезлеге ябылу
- Ачык артерия юлының транскатетерлы ябылуы
- Татарстан Республикасында окклюдерларны файдалану тәҗрибәсе
- Кызыклы клиник очракларны карау
Цикл тәмамлангач катнашучыларга сертификат биреләчәк.
Контактлар: 8-937-778-14-40