2013 елның 14-15 ноябрьләрендә Казанда «Корстон» МКК нигезендә IV Бөтен Россия гомуми практик табибларының (гаилә табибларының) корылтае узачак

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

2013 елның 14-15 ноябрьләрендә Казанда «Корстон» МКК нигезендә IVБөтен Россия гомуми практик табибларының (гаилә табибларының) корылтае узачак.

Корылтайны оештыручылар:

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы

Россиянең гомуми практик табибларының (гаилә табибларының) ассоциациясе

Югары медицина технологияләренең мәгариф үзәге

Корылтайда катнашу өчен сәламәтлек саклауның беренчел бүлек белгечләре – гомуми практик табиблары (гаилә табиблары), участок табиблары чакырыла.

IV корылтайның программасында:

-          гомуми практик табиблары (гаилә табиблары), участок табиблары белән амбулатор-сырхауханә шартларында түбәндәге юнәлешләр: терапия, кардиология, пульмонология, гастроэнтерология, нефрология, неврология, ашыгыч ярдәм, оториноларингология, офтальмология һәм башка чиктәш белгечлекләр буенча – хәзерге заман күп профильле медицина ярдәмен күрсәтү;

-          җәмәгатьчелек сәламәтлеге, гомуми практик табибы (гаилә табибы) эшендә профилактикалау һәм реабилитацияләү; медицина ярдәмен күрсәтүнең клиник тәкъдимнәре, стандартлары һәм тәртипләре;

-          гомуми практик табибларын (гаилә табибларын) хәзерләү;

-          гомуми практик табибы (гаилә табибы) принципы буенча амбулатор-сырхауханә ярдәмен оештыру һәм финанслау. Интеграллаштырылган медицина ярдәме.

-          гомуми практик табибының эш урынын җиһазлау, экспресс-диагностика, кечкенә дәвалау-диагностик җиһазлар.

Шулай ук корылтай чикләрендә бөтен гомуми табиб практикасы буенча РФ субъектларының штаттан тыш баш белгечләрен кертеп, «Гомуми табиб практикасы (гаилә медицинасы)» белгечлеге буенча РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Эксперт советының профиль комиссиясенең киңәшмәсе узачак.

Корылтайга kazanmedcenter.com сайтында 2013 елның 1 ноябренә кадәр теркәлергә була. Катнашучылар саны чикләнгән. Чаралар, катнашучыларны теркәү һәм тезисларны рәсмиләштерү кагыйдәләре турында тулырак белергә була  – http://kazanmedcenter.com/years5/rueur2.

Контактлар:
8-937-615-07-01
8-937-778-14-40
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International