Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә - 110 ел

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген Казанда Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 110 еллыгын билгеләп үттеләр. Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашында тантаналы чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.

Татарстан Республикасы Ашыгыч ярдәм хезмәтенә 3 станция (Казан, Чаллы, Әлмәт) һәм 41 ашыгыч медицина ярдәме бүлеген керә.

2023 елда республиканың ашыгыч ярдәм бригадалары тарафыннан 1 млн 200 меңнән артык чакыру үтәлгән, шул исәптән Казан шәһәренең 400 меңгә якынына ашыгыч ярдәм бригадасы тарафыннан хезмәт күрсәтелгән.

Республикада тәүлек саен 240 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы эшли, шуларның 230ы гомуми профильле, 10ы махсуслаштырылган. Һәр бригада тәүлегенә уртача 14-15 чакыруга чыга.

Ашыгыч ярдәм хезмәтендә 401 санитар автомобиль, шул исәптән 372 «В» классы һәм 29 «С» классы автомобиле бар. Һәр ашыгыч ярдәм машинасы тәүлегенә 250-300 км юл үтә.

Соңгы елларда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән госпитальгә кадәрге этапта ярдәм күрсәтү өчен кирәкле иң заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган санитар автомобильләр паркы яңартылды.

Хәзерге вакытта республикада бердәм ашыгыч медицина ярдәме диспетчерлык хезмәтен булдыру буенча эш бара, аның үзәге Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе базасында урнашачак.

Ашыгыч ярдәм дөньякүләм масштабтагы барлык эре спорт һәм мәдәни-массакүләм чараларны медицина белән тәэмин итүдә катнаша.

Сәламәтлек саклауны үстерүгә, халык сәламәтлеген ныгытуга һәм спорт казанышларына керткән өлеше өчен Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, «РФның иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениеләре-2019» милли конкурсы лауреаты, 2021 елда шәһәр халкының сәламәтлеген саклау эшенә керткән зур өлеше өчен Казанның Мактау Китабына кертелде.

Бүген бәйрәм чарасында күп кенә хезмәткәрләр дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләнде.

Тулырак "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International