Түбән Кама медицина көллиятенең студентлар советы активистлары «Студентлар язы – 2026» XXI муниципаль иҗат фестивалендә катнашты. Гала-концерт Халык иҗаты йортында узды.
Көллият командасы сайлап алу этабында бик яхшы чыгыш ясады. Гала-концертта 1 курс студенты Кәримова Азалия алып баручы ролендә чыгыш ясады, ә бию коллективы тамашачыларга башкорт биюен бүләк итте.
Көллият командасы чыгышы йомгаклары:
«Соло. Клавишлы инструментлар» номинациясендә 1 урын өчен беренче курс студенты Булатов Булат бүләкләнде!
«Театр» юнәлешендәге «Эстрада миниатюрасы» номинациясендә 2 нче урынны көллият командасы алды!
«Вокал» юнәлешендә «Кече составлар» номинациясендә 3 нче урынны көллият командасы алды!
Шәхси зачетта Түбән Кама медицина көллияте командасы Студентлар язы иганәчеләреннән акчалата приз һәм бүләк сертификатлары алды!

Без барлык катнашучыларны да чын күңелдән матур чыгышлары белән котлыйбыз!!!
Сезнең иҗатыгыз – Түбән Кама шәһәре һәм Татарстан Республикасы мәдәни мирасына керткән өлеш!