Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсе шәһәрчегендә шагыйрьгә үз һәйкәле бар.
Бераз тарих.
Кызык, туксанынчы елларда скульптураны баш табиб Гамир Исмәгыйлев аның авторы Бакый Урманчыдан сатып ала. Башта монумент Төзүчеләр урамындагы 2нче поликлиника ишегалдында тора. 1995 елда һәйкәл яңа урынга күчерелә. Аның тирәсендә территория төзекләндерелә, фонтан эшли башлый, брусчатка җәелә, чәчәкләр утыртыла.
Бүген бу урын хастаханә пациентларын һәм кунакларын сөендереп торган урын.
Түбән Кама хастаханәсе командасы бүген Түбән Камада уза торган «Тукай фест» ка кушылды. Медицина хезмәткәрләренең балалары рәсем конкурсында катнашты. Профком идеясе буенча әниләр Г.Тукай әсәрләрен балалары белән бергә укырга тиеш булганнар, шуннан соң балалар бу әсәрләрнең геройларын сурәтләгәннәр. Табиблар гаиләләре читтә калмады һәм бөек татар шагыйре тудырган тылсымлы дөньяга чумды.
.jpeg)
.jpg)