Сәламәтлек саклау министрлыгында республика мөселманнары диния идарәсе вәкилләре белән очрашу узды

2024 елның 27 апреле, шимбә

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, ТР мөфтиенең җирләү мәсьәләләре буенча киңәшчесе, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ритуаль хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Мингәрәев, мөфти ярдәмчесе Резеда Закирова белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары, юстиция полковнигы Павел Олейник, Республика суд-медицина экспертизасы бюросы башлыгы Марат Тимерҗанов, Министрлык Аппараты вәкилләре катнашты.
Очрашу нәтиҗәләре буенча гамәлдәге федераль нормативлар нигезендә һәм Ислам каноннарын исәпкә алып үлгәннәрне күмүгә кагылышлы өлештә үзара хезмәттәшлек турында килешү әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International