22–25 октябрьләрдә Казанда сулыш органнары авырулары буенча 23нче Милли конгресс узачак

2013 елның 22 октябре, сишәмбе

2013 елның 22–25 октябрьләрендә Казанда «Корстон» КСККның залларында сулыш органнары авырулары буенча 23нче Милли конгресс узачак. Конгрессның федераль оештыру комитетының рәистәшләре –Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Скворцова В.И.; РФ министр урынбасары Яковлева Т.В.; «РФ ФМБАның пульмонология фәнни-тикшерү институты» ФДБОның директоры, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш терапевты, РМФАның академигы Чучулин А.Г.; РФ ССМның медицина ярдәме һәм медицина реабилитацияләү департаменты директоры Никитин И.Г. Татарстан Республикасыннан конгрессның оештыру комитетын сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин җитәкчели, рәистәш – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре бүлегенең башлыгы А.С. Кондратьев. Комитет составына КДМУ ректоры проф. А.С. Созинов, КДМА ректоры К.Ш. Зыятдинов һәм башкалар керә. 

23 ел буе конгресска сулыш юллары һәм үпкәләр мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган табиблар һәр ел  җыела. Бу форумларның башлаучысы һәм алмашсыз җитәкчесе – Россия ССМның баш терапевты һәм пульманологы, академик Александр Григорий улы Чучалин. Казан икенче мәртәбә якын һәм ерактагы чит илләрдән һәм Россиядән сулыш юлларына кагышлы медицинасы табибларын кабул итә. 17нче Милли конгресс 2007 елда Казанда узды һәм 2000 тирәсендә катнашучылар җыйды.

22 октябрьдә конгрессның беренче көнендә табиблар өчен федераль стандартлар, тәртипләр һәм рекомендацияләр әзерләгән һәм әзерли торган милли лидерлар үткәргән мәктәпләр узачак.

Конгресста катнашучылар АКШ (Вирджиния, Цинцинати штатлары), Финляндия, Германия, ЮАР, Дания галимнәре, Бөтен дөнья Сәламәтлек саклау Оешмасының һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә (БДБ) булган илләр вәкилләре, Евро-Азиянең Сулышка кагылышлы җәмгыятнең җитәкчесе (проф. Т.Сооронбаев), Россиядән ERSның милли делегаты проф. Р.С. Фассахов белән очрашаячак.

23–25 октябрьдә фәнни симпозиумлар, түгәрәк өстәлләр, экспертлар белән очрашулар, зур клиник ачыклаулар узачак.

Конгрессның сәңгы көнендә Россиянең регионнарында сулышка кагышлы медицина хәлен чагылдырган симпозиумлар узачак.

Татарстан Республикасы сулышка кагышлы медицина симпозиумында фикер алышачак. Бу симпозиумның рәистәшләре булып проф. Визель А.А., проф. Фассахов Р.Ф. һәм проф. Хәмитов Р.Ф. чыгачак. Конгресс көннәрендә фойеда яңа медицина технологияләре, препаратлар һәм медицина җиһазлары күргәзмәсе узачак. Бөтен теркәлгән делегатлар конгрессның тезислары белән портфелләр алачак.

23 октябрьдә 9 сәгать 30 минутта Толстой залында («Корстон» КСКК)  Милли конгресс буенча «Ин-Витро» сайтында туры веб-трансляция белән ММЧ өчен пресс-конференция узачак.

 

Конгресс программасы белән www.pulmonology.ru  сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International